Узган хисап атнасында республика предприятиеләрендә 7 кеше зыян күргән

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә 12 июньнән 19 нчы июньгә чаклы кабул ителгән  мәгълүматка  караганда, 7 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Беренче авыр бәхетсезлек очрагы 4 июньдә булган. Саратов өлкәсендә Сызрань шәһәреннән 30 км ераклыкта юл-транспорт һәлакәтендә Норлатның "Континент" төзелеш компаниясе  хезмәткәренең сәламәтлегенә зыян килгән.

5 июнь көнне Казанның 62 нче урта мәктәбендә укытучы, шкафны җыештырам дип, урындыкка баскан һәм кире төшкәндә идәнгә егылып, баш миен тетрәткән, башның арткы сөяген чатнаткан.

10 июнь көнне исә республикада берьюлы 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. "Арча" ҖЧҖ хезмәткәре Владимир шәһәрендә булган юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгән.  Чаллыдагы  "Евростройальянс" ҖЧҖдәге агач эшләнмәләр заводы эшчесе исә фрезерлы станокта эшләгән чакта  сул кул бармакларын фрез тешләренә эләктергән.

Җәрәхәтләр 12 нче июнь көнне дә дәвам иткән. Азнакайның "Востокнефтеспецмонтаж" предприятиесендә эшләп торган двигательдә ягу фильтры штуцеры тоташтырмасын җайлаган чакта машинистның кул чугы өзелгән.

Алтынчы авыр бәхетсезлек очрагы 13 июньдә теркәлгән. Менделеевскта "Аммоний" ААҖнең төзелеш объектында автогидрокүтәргеч люлькасыннан Казанның "СпецТяжМонтаж" ҖЧҖ хезмәткәре егылып төшкән.

Соңгы очракның кайчан булуы билгесез.  Бу юлы да  Казанның "СпецТяжМонтаж" ҖЧҖ хезмәткәренең сәламәтлегенә зыян килгән. 

Хәзерге вакытта барлык санап кителгән очраклар буенча тикшерү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International