Казанда 30дан артык кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе районы белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргәннәр. Әлеге чарада районның 7 предприятиесе катнашкан. Алар арасында Казан аз тонналы химия  заводы, эшлекле медицина үзәге, "Мак-Дак" ҖЧҖ, "ОТП "Банк" ҖЧҖ бар.
Ярминкәгә 247 кеше килгән, шуларның 31е эш урыннарына юллама алганнар.
Ярминкәдә катнашучыларга гәҗит, журнал, буклетлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International