Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Күңелле җәй" ял-тернәкләндерү чарасы уздырганнар

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Казанның Авиатөзелеш районындагы халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Тормыш ризыгы" иминият фонды белән берлектә  авыр тормыш хәлендәге балалар өчен "Күңелле җәй" дигән чара уздырганнар.  Чара "Крылья Советов" паркында узган.
Парк алдында балалар һәм аларның әти-әниләрен аниматорлар каршы алган. Балалар флористика, замана матур кызы имиджын  булдыру, тасмалардан браслетлар үрү,  тукымадан уенчыклар тегү кебек мастер-классларда катнашканнар.
Барлык катнашучыларга "Тормыш ризыгы" иминият фонды баллы эчемлекләр, соклар   тараткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International