Яр Чаллының "Кояшкай" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларда танып белү сәләтен уеннар ярдәмендә үстерәләр

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Яр Чаллыда урнашкан "Кояшкай" балигъ булмаганнар өчен социаль тенәкләндерү үзәгендә эшләүче һәркем мөмкинлекләр чикле балаларда танып белү сәләтен үстерүнең кыен булуын  яхшы белә. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен педагоглар  төрле эш ысуллары кулланалар.  Мондый формаларның берсе - күңел ачу. Балалар бу чараларга чын күңелдән, озаклап әзерләнәләр, шигырьләр, җырлар, яңа уеннар өйрәнәләр. Иҗади төркемнәргә берләшеп, квалификацияле педагоглар җитәкчелеге астында даими шөгыльләнәләр. Әлеге эш ысулынынң нәтиҗәле булуын күптән түгел үзәктә уздырылган "Табышмак әбидә кунакта"  дигән чара раслый.  Бу көнне бер мизгелдә балалар  паровозга әйләнеп, шушы әби янына киткәннәр. Әти-әниләр балаларына ярдәм итеп торганнар. Күмәкләшеп уйнап, җырлап, биеп күңел ачып, табышмакларга таваплар тапканнан соң Табышмак әби аларны тәм-томнар белән сыйлаган. 
Күңелле, шул ук вакытта файдалы бу очрашу балалар күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International