ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе
Менделеевск "Өмет яры" үзәгендә "Мукосолька" клубы проекты эшчәнлеге "Йөрәк ишетмичә калмый" дигән  кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән тәмамланды. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар куллары белән ясалган балчык һәм камыр эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде.

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Украинаның Луганск шәһәреннән килгән качаклар белән очрашу уздырылган. Әлеге чара “түгәрәк өстәл” форматында үткән. Биредә Бөгелмә район хакимияте, Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Бөгелмә  районы бүлеге, мәгариф бүлеге вәкилләре дә катнашкан.


7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәге белгечләре күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга багышланган инновацион методикалар һәм программаларны кертү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Бу көнне Даун синдромы булган бала белән күнекмәләр уздырылган.
Шушы көннәрдә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе булып узган.
Шушы көннәрдә “Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Яр Чаллыга килеп,  аутистик спектрда тайпылышлары булган һәм Даун синдромлы балалар үстерүче ата-аналар өчен  косультацияләр уздырдылар. 
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Милли Сабантуй бәйрәме уздырылган. Сабан бәйрәменә Тукай районы башлыгы урынбасары Л.Әхмәтова, Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Г.Гыйниятуллина һ.б. кунаклар килгән.

4
июль, 2014 ел
җомга
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  25 нче июньнән алып 1нче июльгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 77 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең  башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 75 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе узган атнада 0,8% булса, бүген ул 0,78% тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән кешеләр саны 230га кимеде. 1нче июльгә 16007 кеше эшсез дип белгеләнгән.

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанның Идел буе районы халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Ак көймә" дигән шахмат клубы кысаларында шоколад-шахмат турниры уздырылган. Әлеге чарада  авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган  балалар катнашкан.
Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Россия доброволецы-2014" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчесен билгеләү тантанасы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International