ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 25 нче июньнән алып 1нче июльгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 77 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 75 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: күчемсез милек белән операцияләр – 36, төзелеш – 34, мәгариф – 29, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 26, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 23, дәүләт идарәсе – 23, транспорт һәм элемтә – 23, сәламәтлек саклау – 19, икътисад эшчәнлеге – 13, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 11, файдалы казылмалар табу – 7, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 6, балыкчылык – 5 кеше.