Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Сабантуй узган

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Милли Сабантуй бәйрәме уздырылган. Сабан бәйрәменә Тукай районы башлыгы урынбасары Л.Әхмәтова, Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Г.Гыйниятуллина һ.б. кунаклар килгән. Бәйрәмне интернат директоры Ф.Муллина ачык дип белдергән. Аннан соң күңелле өлеше башланып киткән.  Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты  хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты һәркемнең күңеленә хуш килгән. Өлкәннәр бик теләп төрле уеннарда катнашканнар. 
Интернатта яшәүчеләр һәм белгечләр игътибар һәм бүләкләре өчен хәйриячеләр - "Гигант" ҖЧҖ директоры Р.Имамов һәм "Сәйдәш исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ директоры М.Сафинга зур рәхмәт белдерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International