Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе тагын да кимеде

2014 елның 4 июле, җомга

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе узган атнада 0,8% булса, бүген ул 0,78% тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән кешеләр саны 230га кимеде. 1нче июльгә 16007 кеше эшсез дип белгеләнгән.

Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 529 кеше теркәлгән. Шуларның 407се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 49 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шул ук вакытта, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 47490 вакансия белән билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International