Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Украинадан килгән качакларга эш урыннары тәкъдим итәләр

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Украинаның Луганск шәһәреннән килгән качаклар белән очрашу уздырылган. Әлеге чара “түгәрәк өстәл” форматында үткән. Биредә Бөгелмә район хакимияте, Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Бөгелмә  районы бүлеге, мәгариф бүлеге вәкилләре дә катнашкан.

Рәсми булмаган әлеге очрашу кысаларында качакларның балаларын балалар бакчаларына урнаштыру, килгән урын буенча теркәлү, урнашу кебек сораулар каралган.

Аеруча зур игътибар бу көнне эшкә урнашу мәсьәләсенә юнәлтелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Украинадан Татарстанга сыену эзләп килгән гаиләләргә шәһәрнең предприятие һәм оешмаларында  булган вакансияләр турында мәгълүмат җиткергән.  Ул бигрәк тә эшче кулларга кытлык бик зур булуга басым ясаган.  Ихтыяҗ туган очракта, мәшгульлек үзәкләре белгечләренең качакларга ярдәм кулы сузачакларын билгеләп үткән.

Украинадан килгән гаиләләр исә үз илләрендә хәл яхшы якка үзгәргәнче биредә калачакларын әйткәннәр. Алар шулай ук бөтенләйгә биредә яшәп калу мөмкинлеге турында да уйлыйлар икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International