Менделеевск "Өмет яры" үзәгендә "Мукосолька" клубы проекты эшчәнлеге кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән тәмамланды

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Менделеевск "Өмет яры" үзәгендә "Мукосолька" клубы проекты эшчәнлеге "Йөрәк ишетмичә калмый" дигән  кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән тәмамланды. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар куллары белән ясалган балчык һәм камыр эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде.  Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проект үзәкнең "Җәмгыять инициативасы-2013"  конкурсында грант отуы нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.
Клубны оештыручы Мария Александрова сүзләренә караганда, балаларның бу түгәрәккә йөрүе аларның ата-аналарына һәр баланың талантлы булуын тагын бер кат исбатлаган.  Бала зур тормышка курыкмыйча аяк бассын өчен  әти-әниләрг тарафыннан аларга күбрәк мөстәкыйльлек бирергә кирәклеген  төшендергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International