Казанның эшсез гражданнарына эш урыннары тәкъдим иттеләр

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе булып узган. Биредә «Метроэлектротранс», Трест «Горводзеленхоз», «Водоканал» МУП, «Электроприбор» Казан заводы ААҖ «Дорстрой Казань» ҖЧҖ кебек предприятие вәкилләре катнашкан.  Алар тарафыннан эшсезләргә барлыгы 416 вакансия тәкъдим ителгән, шуларның 401е – эшче һөнәрләр буенча.

Ярминкәгә  168 кеше килгән. 14 кешегә эш урыннарына юллама тапшырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International