Казанның Идел буе районы халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен күңелле чара уздырганнар

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Казанның Идел буе районы халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Ак көймә" дигән шахмат клубы кысаларында шоколад-шахмат турниры уздырылган. Әлеге чарада  авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган  балалар катнашкан.
Турнирның төп уеннары гадәти режимда уздырылган. Балалар клубта алган белемнәрен күрсәтеп, баллар җыеп, җиңәргә тырышканнар.  Ә менә финал уеннары исә бик кызыклы узган. Бу юлы балалар шахмат фигуралары урынына шоколад кәнфитләр белән уйнаганнар. Иң көчле уенчылар, "баллы көрәш"кә кереп,  бер-берсе белән тагын да кызып уйный башлаганнар. Финалга узучылар җиңелгән иптәшләрен дә сыйларга онытмаганнар.
Нәтиҗәдә уенның  мондый  яңа төре балаларның күңеленә бик хуш килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International