"Волонтер-Кукмара" доброволецлар хәрәкәте координаторы "Россия доброволецы-2014" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчесе дип танылды

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Россия доброволецы-2014" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчесен билгеләү тантанасы булып узды. Диплом һәм истәлекле бүләкләрне бу көнне озак еллар һәм бик актив рәвештә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Ландыш Җиһаншинага тапшырганнар. Ул "Волонтер-Кукмара" доброволецлар отряды координаторы булып эшли.
"Тылсым" үзәге хезмәткәрләре аңа тәбрикләү сүзләре җиткергәннәр һәм киләчәктә дә эшендә зур уңышлар теләп калганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International