Шушы көннәрдә “Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Яр Чаллыга килеп, аутистик спектрда тайпылышлары булган һәм Даун синдромлы балалар үстерүче ата-аналар өчен косультацияләр уздырдылар. Аннан тыш, үсештә кимчелекләр күзәтелгән балаларга ярдәм итү буенча ата-аналарга киңәшләр дә бирелде. Бу чара һәркемгә дә бик ошаган. Нәтиҗәдә, “Ачык дөнья” ата-аналар оешмасы “Апрель” үзәге белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итү һәм мондый лекторийларны квартал саен оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Билгеләп үтик, әлеге чара “коомерцияле булмаган тотрыклы оешмалар инвалид балаларның тотрыклы киләчәге өчен” дигән проектны тормышка ашыру кысаларында уздырылган иде.