ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Казанның Совет районында  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү максатыннан авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен Казан кремленә экскурсия оештырганнар.
Күптән түгел Чистайда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшь инвалидлар өчен яңа бүлекчә ачылган. Бу уңайдан интернат тормышы да бераз җанланып киткән. Мисал өчен, коляскада хәрәкәтләнүче инвалид Александр Шартов һәм Татьяна Муравчикованың өйләнешергә теләкләре булу турындагы хәбәр беркемне дә битараф калдырмаган.
Балаларга карата  көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү максатыннан Түбән Кама "Веста" үзәге психологы О.Федотова тарафыннан "Балаларның җенси кагылсызлыгы" дигән темага методик киңәшмә уздырылган.  Әлеге чарада 28 белгеч катнашкан.
Арча мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларның экологик тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә бер төркем бала Биектау районының Ямаширмә авылында урнашкан страуслар фермасына барган.
 
Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча озак сроклы республика максатчан программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы тарафыннан "Безнең тормышыбызда конфликтлар" дигән  төркемле чара уздырылган.
Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара учетта торучы балалар өчен   Раифа беренче номерлы  ябык типтагы махсус һөнәри училищесына экскурсия оештырганнар. 

15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Яшел Үзән районы "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре "Уттан саклан" дигән темага балигъ булмаганнар белән әңгәмәләр уздырганнар. 
7 нче июль көнне Зәйдә башланып киткән  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында  Кайбыч социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, волонтерлар булышлыгы белән, мохтаҗлыгы булган мәктәп яшендәге балалар өчен акча җыю акциясен уздырган. 
Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Йолдызлы десант"  палаткалы лагерендә ял итүче балалар янына кунакка барганнар. Инде берничә тапкыр  мондый очраушлар өчен ике балалар командасы  арасында пионербол уены матчлары сәбәп була. 

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге белән берлектә балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтүгә юнәлтелгән социаль программалар республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.  Әлеге конкурс Татарстан Республикасы гаиләгә һәм балага социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләре арасында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International