Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен Казан кремленә экскурсия оештырганнар

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Казанның Совет районында  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү максатыннан авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен Казан кремленә экскурсия оештырганнар. Әлеге чарада күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашкан.
Экскурсовод яшүсмерләргә архитектура, тарихи һәйкәлләр турында сөйләгән. Экскурсия барышында балалар Россиянең иң матур мәчетләренең берсе - Кол Шәриф мәчетенә дә кереп чыкканнар. Шулай ук Благовещенский соборда булганнар, Сөембикә манарасы турында легенданы тыңлаганнар.
Әлеге чара "Казан кремле" музей-заповеднигы директоры З.Вәлиева булышлыгы белән оештырылган.
Чарада барлыгы 15 кеше катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International