Яшел Үзән "Родник" үзәге карамагындагы балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгәннәр

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Яшел Үзән районы "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре "Уттан саклан" дигән темага балигъ булмаганнар белән әңгәмәләр уздырганнар. Әлеге сөйләшүләрнең максаты янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү, шул хакта белемнәрне тирәнәйтүдән гыйбарәт булган. 
Бу көнне балалар янгын чыгу очракларының сәбәпләрен тикшергәннәр, җәй көне янгын куркынычсызлыгы буенча  аеруча җитди таләпләргә тукталганнар. Балалар белән шулай ук уеннар узыдырылган, янгын куркынычсызлыгы турында табышмаклар әйтелгән. 
Чара ахырында балаларга янгын куркынычсызлыгы турында" дигән буклетлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International