Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар пионербол уены буенча иптәшләрчә матчта катнашканнар

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Йолдызлы десант"  палаткалы лагерендә ял итүче балалар янына кунакка барганнар. Инде берничә тапкыр  мондый очраушлар өчен ике балалар командасы  арасында пионербол уены матчлары сәбәп була. Барысы да узган җәйдә, пионербол  буенча иптәшләрчә матчтан башланган. Ул чакта "Йолдызлы десант" командасы җиңү яулаган булган. Лаеш тернәкләндерү үзәгенең "Адреналин йолдызы" дигән командасы  моңарчы җиңүне үзләренә кайтару теләге белән янып яшәгән. Һәм, ниһаять, бу юлы узган матчта нәкъ менә алар җиңүче дип танылганнар. 
Бу уеннар барышында мөмкинлекләре чикле балалар аларның да спорт дәрте, җиңүгә омтылышы, үз командасы өчен кайгыру хисләре булуын исбатлаганнар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International