Арчаның "Исток надежды" үзәге карамагындагы балалар страус фермасында булып кайтканнар

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Арча мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларның экологик тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә бер төркем бала Биектау районының Ямаширмә авылында урнашкан страуслар фермасына барган. Экскурсовод аларга страуслар, аларның нәрсә белән тукланулары, аларны тәрбияләү турында сөйләгән. Балалар шулай ук кечкенә страус балаларын, төрле йорт кошларын, ишәк, күркәләрне күргәннәр. Аларны үз куллары белән ашатканнар да.
Үзәк директоры урынбасары Наталья Сергеева билгеләгәнчә, мондый чаралар балаларга йорт хайваннары белән танышырга, үзләрендә мәрхәмәтлек, кайгыртучанлык тәрбияләргә ярдәм итә, уңай хисләр уята. Бу исә тернәкләндерү процессында бик зур алга китеш тудыра.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International