Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча чара узган

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча озак сроклы республика максатчан программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы тарафыннан "Безнең тормышыбызда конфликтлар" дигән  төркемле чара уздырылган. Әлеге чарада кануннар белән каршылыклары булган 7 яшүсмер катнашкан.
Психологның бәхәсләрне чишү юллары хакында сөйләвеннән соң балалар дискуссия барышында һәр стратегиянең уңай һәм начар якларын барлап чыкканнар.  Аннан  соң  үзләренең бәхәсләрдән ничек чыгулары турында сөйләп киткәннәр.
Алган белемнәрен ныгыту өчен яшүсмерләр уен уйнап алганнар. Бу уенда алар үзләре сайлап алган бәхәсләрне чишү юлларын кулланган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International