Буаның "Гармония" үзәге карамагындагы яшүсмерләр өчен Раифа махсус һөнәри училищесына эскурсия оештырганнар

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара учетта торучы балалар өчен   Раифа беренче номерлы  ябык типтагы махсус һөнәри училищесына экскурсия оештырганнар.  Башта балалар музейны караганнар, училищега кертелә торган категория балалар турында тыңлаганнар. Аннан соң экскурсовод аларга биредәге яшүсмерләрнең яшәү рәвеше, ял итүләре, нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләп киткән. Күргәннәрдән бик көчле тәэсир алган балалар бу учреждениегә бары тик экскурсия максатыннан гына килергә була дигән бердәм фикергә килгәннәр.
Бу профильле уку учреждениесе Раифа монастыре территориясендә булганлыктан, яшүсмерләр анда да кереп чыкканнар, табигать кочагында ял итеп алганнар.   
Бу чара "Ритэк" һәм "Лукойл" грантлары хисабына,  "Канун, кыйммәтләр, тәртип" дигән проект кысаларында уздырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International