Кайбыч районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең беренче этабы уздырылган

2014 елның 15 июле, сишәмбе
7 нче июль көнне Зәйдә башланып киткән  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында  Кайбыч социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, волонтерлар булышлыгы белән, мохтаҗлыгы булган мәктәп яшендәге балалар өчен акча җыю акциясен уздырган. Бу максаттан район базарына керү уңаенда махсус куб урнаштырылган. Базар үзәгендәге сәүдә нокталары тирәсендә  исә өстәл куелган. Үз балаларына уку әсбаплары сатып алучы һәр кеше мохтаҗ балалар өчен дә дәфтәр, карандаш, ручка һәм башка мәктәп кирәк-яраклары белән бүлешә алган. 
Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре билгеләвенчә, барлык җыелган акчалар күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга канцеляр кирәк-яраклары алуга тотылачак. Кайбыч районында бу елны беренче сыйныфка 172 бала бара, шуларның 28 социаль ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәм шулай ук 2-11 нче сыйныфларда белем алучы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган 76 балага да күрсәтеләчәк. 
Аннан тыш,  районның бар  предприятие һәм оешмалары "Милосердие" фондына бер көнлек хезмәт хакларын күчерәчәкләр. Бу фонд аша мохтаҗлыгы булган һәр гаилә ярдәм ала алачак.
Акциянең киләсе этаплары ял көннәре - 20 һәм 27 нче июльдә уздырыла. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International