Министрлык Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләре арасында яңа конкурс игълан итә

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге белән берлектә балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтүгә юнәлтелгән социаль программалар республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.  Әлеге конкурс Татарстан Республикасы гаиләгә һәм балага социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләре арасында уздырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәреләчәк: "Җаваплы ата-аналыкны   пропагандалау, шул исәптән баланы гаиләдә мәрхәмәтсез караш, көч кулланып тәрбияләү ысулларыннан саклау";  "Балигъ булмаганнар арасында көч куллануны кисәтү, балалар арасында бер-берсенә толерант мөнәсәбәт формалаштыру"; "Җәмгыятьтәге  мәрхәмәтсезлек һәм көч куллануга каршы балаларның волонтер хәрәкәтләре" "Социаль хезмәт һәм гаиләдә көч кулланудан саклау".
Конкурста катнашу өчен гаризаны 420124, Казан шәһәре, Ямашев урамы, 37 нче йорт адресы буенча урнашкан  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәгенә юлларга кирәк. Хезмәтләргә "КОНКУРСКА" дигән тамга салырга да онытмагыз. Эшләр 14 июльдән 15 нче августка кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: (843)523-70-48, электрон почта: gaile-info@mail.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International