Чистайның "Юлдаш" интернатында тәүге туй уздырылган

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Күптән түгел Чистайда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшь инвалидлар өчен яңа бүлекчә ачылган. Бу уңайдан интернат тормышы да бераз җанланып киткән. Мисал өчен, коляскада хәрәкәтләнүче инвалид Александр Шартов һәм Татьяна Муравчикованың өйләнешергә теләкләре булу турындагы хәбәр беркемне дә битараф калдырмаган. Директор Т.Попова яшьләргә ярдәм итәргә теләк белдергән һәм оештыру мәсьәләләрен чишүдә  булышлык күрсәткән. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендәге язылышу тантанасыннан соң яшь парлар өчен интернат ашханәсендә бәйрәм өстәле оештырылган. Хезмәткәрләре көче белән концерт программасы әзерләнгән.
Интернат исеменнән яшьләргә туй  торты бүләк ителгән, яңа өйләнешүчеләргә бәхет-шатлык, тигез гаилә тормышы теләкләре юлланган.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International