ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә "Батыр -НЧ" дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе белгече Р.Котдусов Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчент тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә янгын чыгу сәбәпләре, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары турында сөйләп киткән.
Белгечләр сүзләренә караганда, интернат белгечләрнең эш юнәлешләренең берсе өлкәннәр һәм инвалидларның гомерен озайту, активлыгын арттыру, аларның иҗади, интеллектуаль сәләтләрен үстерүдән гыйбарәт. Биредә яшәүче бөтен кеше дә үзләренә ошаган шөгыль  таба алмый. Нәкъ менә шуның өчен учреждение белгечләре аларның файдалы, яхшы ялларын оештырырга бик зур ярдәм күрсәтәләр.

27
август, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 20 нче августтан алып 26 нчы августка чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 82 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 57 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Статистик мәгълүматларга караганда, 26 нчы августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15375 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 274 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,75% тәшкил итә.
"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау" системасында эш анализы" темасына республика семинары булып узган. 
Шушы көннәрдә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәгендә Вологда өлкәсенең "Феникс" социаль-тернәкләндерү үзәге вәкилләре белән очрашу булып узган. 
Бүген Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшыру тантанасы булып узган. 
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 28 кешегә эш урыннарына юллама тапшырылган. 
Шушы көннәрдә Түбән Камада инвалидлар арасында чираттагы җиңел атлетика буенча чемпионат уздырылды. Әлеге ярышларның максаты мөмкинлекләре чикле кешеләрне спортка җәлеп итү һәм аларга үзләренең тулы канлы спортчылар итеп хис итәргә мөмкинлек тудырудан гыйбарәт.

26
август, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International