Яр Чаллы "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә янгын техникасы минимумы буенча укулар булган

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә "Батыр -НЧ" дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе белгече Р.Котдусов Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчент тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә янгын чыгу сәбәпләре, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары турында сөйләп киткән. Ул шулай ук янгын белән күзгә-күз  очрашкан чакта кешеләр һаман кабатлый торган  хаталарга тукталып узган. Янгын сүндерү чараларының төрләрен, аларның кулланылышын аңлаткан. Аеруча янгын вакытында балаларны коткарган вакытта өлкәннәрнең үзләрен ничек тотырга тиеш булулары турында сөйләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International