"Гаилә" үзәге белгечләре гамәли юнәлешле семинар уздырганнар

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау" системасында эш анализы" темасына республика семинары булып узган. Әлеге чарада республиканың төрле министрлыклары вәкилләре,   гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре катнашкан. 
Семинар барышында белгечләр мәгълүмати системага кертелергә   мөмкин  булган үзгәреш, яңалыклар турында искәрткәннәр, программа белән эшләүне анализлаганнар. Семинарның гамәли өлешендә катнашучыларга  балигъ булмаганнар һәм гаиләләрнең шәхси эшләрен әлеге системада формалаштырырга өйрәткәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International