ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 20 нче августтан алып 26 нчы августка чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 82 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 57 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе – 41, төзелеш – 35, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 26, дәүләт идарәсе – 25, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 24, транспорт һәм элемтә – 24, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 21, икътисад эшчәнлеге – 19, сәламәтлек саклау – 12 кунакханә һәм ресторан бизнесы – 10, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 7, файдалы казылмалар табу – 7. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.