ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
28 нче августтан 31 нә кадәр "Яшь төзүче" сәламәтләндерү лагерендә "Волонтер" Төбәкара доброволецлар хәрәкәте  "Волонтер 2014" Төбәкара доброволецлар лагере кысаларында "МОЖНО" дигән яшьләр мәгариф форумы үткәрелде. Алабуганың "Яшь төзүче" сәламәтләндерү лагеренә 100ләп "Волонтер" доброволец оешмалары әгъзалары, Татарстанның башка иҗтимагый берләшмәләре, Санкт-Петербург, Киров, Украинадан волонтерлар килгән иде. 

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  

Әлеге  йөкләмәне алар  социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышыннан соң алдылар.

Оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисади хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләрен тикшерүгә нигезләнгән социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында җәмгысе биш министрлыктан килгән вәкилләр катнашты.  

Хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган алты оешманың җитәкчесе 28 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышына чакырылган иде. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 25 нче августтан 28 нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган, 1 төркемле һәм 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


29
август, 2014 ел
җомга
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар җәй белән саубуллашу чарасы уздырганнар. Алар үзләренең җәйге яллары турында сөйләгәннәр, җәй турында шигырь, мәкальләрне искә төшергәннәр. 
Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан   "Минем яраткан Казаным" дигән чара уздырылган. Биредә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашкан. 

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Буа драма театрында Республика көне кысаларында районның иң яхшы гаиләләрен кабул иткәннәр. Буа социаль яклау бүлеге тарафыннан "Преодоление" номинациясе буенча мөмкинлекләре чикле кешеләре булган гаиләләр тәкъдим ителгән. 
Шушы көннәрдә Арчаның "Исток надежды" тернәкләндерү үзәгендә уздырылган "Күңелле җәй" дигән чарага Арчаның  "Йөрәктән-йөрәккә"  иминият фонды, Арча инвалидлар оешмасы вәкилләре килгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International