Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр балык тотарга барганнар

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Кичә Югары Осланда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне балык тотарга табигатькә алып чыкканнар. Балык тоткач, бар кеше бергәләп уха пешергәннәр. Соң гына кайтсалар да, бу сәяхәт һәркемнең күңеленә бик хуш килгән. Балыкчылар тоткан балыкларын башкалар белән дә бүлешкәннәр.  
Белгечләр сүзләренә караганда, интернат белгечләрнең эш юнәлешләренең берсе өлкәннәр һәм инвалидларның гомерен озайту, активлыгын арттыру, аларның иҗади, интеллектуаль сәләтләрен үстерүдән гыйбарәт. Биредә яшәүче бөтен кеше дә үзләренә ошаган шөгыль  таба алмый. Нәкъ менә шуның өчен учреждение белгечләре аларның файдалы, яхшы ялларын оештырырга бик зур ярдәм күрсәтәләр. Инвалидлар һәм өлкәннәр дә моның өчен аларга бик рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International