Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,75%ны тәшкил итә

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 26 нчы августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15375 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 274 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,75% тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 46967 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2608 эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 550 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 294е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 56 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 15 меңнән артыграк  эшсез катлам гына туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International