"Гаилә" республика үзәгендә Вологда өлкәсенең "Феникс" социаль-тернәкләндерү үзәге вәкилләре белән очрашу булып узган

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Шушы көннәрдә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәгендә Вологда өлкәсенең "Феникс" социаль-тернәкләндерү үзәге вәкилләре белән очрашу булып узган. Түгәрәк өстәл барышында   үзәк белгечләре коллегалары белән Татарстан Республикасындагы  гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль ятимлекне кисәтү буенча алып барган эшләре, тәҗрибәләре белән уртаклашканнар.  Алар "Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау" системасында эш анализы" дигән мәгълүмати система турында сөйләгәннәр. Шулай ук балаларын бала тудыру йортыннан алырга икеләнгән хатын-кызлар белән эшләү турында да сөйләп киткәннәр. 
Вологда өлкәсе белгечләре исә сенсор бүлмәсендә балалар белән эшләүләренә тукталганнар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International