ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2014 ел
сишәмбе
Иртәгә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла. 
Алабуга шәһәренең Александровский паркында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр  өчен шәһәр күләмендәге чара уздырылган. 
Шушы көннәрдә Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәгатьләр мини-музее ачылган. Бу социаль тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан өлкәннәр һәм инвалидларны тернәкләндерүдә куллана башлаган инновацион технологияләрнең берсе. 
Шушы көннәрдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар өчен "Мәктәпкә барырга вакыт" дигән чара уздырылган. 

25
август, 2014 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 13 август көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды. Әлеге Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар. Килешү нигезендә, Татарстан Республикасының икътисадның бюджетныкы булмаган секторындагы оешмаларында 2014 нче елның 13 нче августыннан башлап  аена 6420 сумнан да ким булмаган  күләмдә иң аз хезмәт хакы күләме раслана (компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне дә кертеп).
11 нче августтан 19 нчы августка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе   эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.
Иртәгә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә "Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау" системасында эш анализы" темасына республика семинары уздырыла. 
Бүген "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Без мәктәпкә барабыз" дигән чара уздырганнар. Бирегә ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрдән балалар  чакырылган. 

22
август, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.

26 нчы августта, сишәмбе көнне, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министры урынбасары Наталья Бутаева катнашында гражданнарны кабул итү оештырылачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International