Яр Чаллының "Ышаныч" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында чара узган

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Бүген Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшыру тантанасы булып узган.  Әлеге чараның иганәчесе "Безнең мирас" иминият фонды. 
Кайбер балалар бу көнне мәктәп формасы, канцеляр товарлары алса, башкаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар, 1000 сумга сертификатлар  тапшырылган. 
Чарада барлыгы 65 бала катнашкан. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International