Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргән

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Бүген Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарага районның эре предприятие вәкилләре чакырылган - "Урыссу электромеханика заводы" ҖЧҖ, "Нур-АГРО" ҖЧҖ, "Радуга" ҖЧҖ, "Ютазагражданпроект" ҖЧҖ, "НАСКО Татарстан" ААҖ, "Дуэт" кадрлар агентылыгы. 
Эш эзләүчеләргә барлыгы 70 вакансия тәкъдим ителгән. Ярминкәгә килүчеләргә шулай кызыксындырган сораулары буенча белешмәләр дә бирелгән. 
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 28 кешегә эш урыннарына юллама тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International