Алабугада "МОЖНО" дигән яшьләр мәгариф форумы эше төгәлләнгән

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
28 нче августтан 31 нә кадәр "Яшь төзүче" сәламәтләндерү лагерендә "Волонтер" Төбәкара доброволецлар хәрәкәте  "Волонтер 2014" Төбәкара доброволецлар лагере кысаларында "МОЖНО" дигән яшьләр мәгариф форумы үткәрелде. Алабуганың "Яшь төзүче" сәламәтләндерү лагеренә 100ләп "Волонтер" доброволец оешмалары әгъзалары, Татарстанның башка иҗтимагый берләшмәләре, Санкт-Петербург, Киров, Украинадан волонтерлар килгән иде. 
Чараның программасына төрле тренинг, өйрәтә торган уеннар, мастер-класс, эшкуарлык, ММЧ, шоу-бизнес, социаль сәясәт өлкәсендә экспертлар белән очрашулар кергән. Форумда катнашучылар проектлар конвейеры кысаларында үзләренең проектларын тәкъдир итә һәм яклый алганнар.  
Форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Леонид Барышев һәм Вадим Махеев, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелеге, Яр Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шәйхразиев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашкан.
Форумда Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Кукмарадан  барлыгы 12 проект тәкъдим ителгән. Шунысы мөһим - бу проектларның барысы да эшли инде, ә грантлар исә аларны тагын да җәелдерү өчен кирәк булган.   Грантның күләме исә Доброволец үзәге юридик статусына карап 30 мең сумнан 80 мең сумга кадәр булган. Ахыргы нәтиҗәләр һәм 500 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү сентябрьнең икенче яртысында башкарылачак. 
 "Волонтер" төбәкара доброволец хәрәкәте бу форумны уздыруда ярдәм иткән барлык партнерларына зур рәхмәт белдерә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International