Яр Чаллы “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге балалары җәй белән саубуллашканнар

2014 елның 29 августы, җомга

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар җәй белән саубуллашу чарасы уздырганнар. Алар үзләренең җәйге яллары турында сөйләгәннәр, җәй турында шигырь, мәкальләрне искә төшергәннәр. Хәрәкәтле уеннар да балаларның күңеленә бик хуш килгән.

Чара ахырында балаларга асфальтта рәсемнәр ясарга тәкъдим ителгән.  Җылы җәйге көннәрне хәтерләтә торган күбәләк, чәчәкләрдән матур “болын” килеп чыккан.

Балаларга бу чара бик ошаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International