Министрлыкта Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычларны кайтару турында сөйләштеләр

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәүбуенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

Утырыш министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә узды.

Утырышка шулай ук Казан шәһәре, Югары Ослан, Арча, Биектау, Мөслим районнарында урнашкан бурычлы оешмаларның җитәкчеләре, алар белән бергә шушы муниципаль берәмлекләрдә тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча җирле ведомствоара комиссияләрнең рәисләре дә чакырылган иде.

Нәтиҗәләр ясап, шуны әйтергә була: 6 бурычлы предприятие, бурычларын 1 нче октябрьгә түләп бетерү шарты белән  Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International