Шушы көннәрдә Арчаның "Исток надежды" тернәкләндерү үзәгендә уздырылган "Күңелле җәй" дигән чарага Арчаның "Йөрәктән-йөрәккә" иминият фонды, Арча инвалидлар оешмасы вәкилләре килгән. Балалар кунакларга кечкенә генә концерт әзерләгән булганнар: Булат татарча җыр башкарса, Аделина матур итеп биеп күрсәткән. Кунакларның күңеленә аеруча балаларның "Саундбим" тернәкләндерү җиһазының өч музыкаль нурында уйнаулары хуш килгән.
Аннан соң дәвалау физик культурасы кабинетында Гросс тренажерында күнекмәләр күрсәтелгән. Кунаклар шулай ук буйлы курчаклар белән тамашага да шаһит булганнар.
Чара ахырында аларга "Безнең нәни дусларыбыз" дигән тере почмакны күрсәткәннәр.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, биредә эшли башлаган барлык яңа тернәкләндерү чаралары,җайланмаларны алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга конкурста катнашып, җиңү яулау нәтиҗәсендә мөмкин булган.