Татарстанда җитештерүдә тагын 2 эшче үлгән

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 25 нче августтан 28 нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган, 1 төркемле һәм 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән бәхетсезлек очрагы 25 августта "Түбән Кама йөк шиналары заводы" ҖЧҖдә булган. Әзерлек цехындагы резин катнашма салу тасмасындагы конвейердан тимер поддон хезмәткәр өстенә төшкән. 

Авыр җәрәхәтләргә китергән беренче очрак узган атнада 21 нче август көнне теркәлгән. Комбайн рәшәткәсен төзекләндергән чакта "Балык Бистәсе" ААҖ предприятиесе хезмәткәренең күзенә ят әйбер керә. 

25 нче августта исә Буа районында урнашкан "Строймонтаж" ҖЧҖ хезмәткәре зыян күрә. Менделеевск районы, Ижевка авылында урнашкан  мәктәпне эчке яктан төзекләндергән чакта әлеге ханым төзелеш баскычларыннан егылып төшә. 

Хисап атнасында шулай ук бер төркемле бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 23 августта Мәскәү-Уфа юлының 866 нчы километрында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә "Каздорстрой" ААҖ хезмәткәрләре зыян күргән. Бер хезмәткәр җиңел генә яраланса, икенчесе авария урынында ук вафат булган. 

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча тикшерү бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International