6 бурычлы оешманың эше Координация советының утырышында каралды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган алты оешманың җитәкчесе 28 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышына чакырылган иде.

Казанның бурычлы предприятиесе - «КНПП «Вертолеты-МИ+» ААҖ, Биектау районыннан – “Ватан” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Арча районыннан “Арча элеваторы” ААҖ. Координация советы утырышы кысаларында шулай ук Мөслим районыннан булган “Мөслим агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Просто молоко» «Муслюмовское ХПП» ИК ҖЧҖ, Әлмәт районыннан  исә “Чулпан” ҖЧҖ  эше дә каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International