Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Минем яраткан Казаным" дигән чара уздырганнар

2014 елның 29 августы, җомга
Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан   "Минем яраткан Казаным" дигән чара уздырылган. Биредә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашкан. Чара Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган. 
Чара барышында балалар һәм аларның ата-аналары шәһәрнең истәлекле, билгеле урыннары турында ролик караганнар, кроссвордлар чишкәннәр. Гамәли өлештә исә катнашучылар барысы бергә фотолардан коллаж ясаганнар, халыклар биюләре элементларын өйрәнгәннәр. 
Һәркемгә бүләккә татар халык әкиятләре җыентыгы тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International