Буада иң яхшы гаиләләрне кабул иткәннәр

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Буа драма театрында Республика көне кысаларында районның иң яхшы гаиләләрен кабул иткәннәр. Буа социаль яклау бүлеге тарафыннан "Преодоление" номинациясе буенча мөмкинлекләре чикле кешеләре булган гаиләләр тәкъдим ителгән. Бу - Буадан  Фирдүз һәм Венера Котдусовлар, Альберт һәм Гөлнара Сабирҗановлар гаиләләре. Аларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылган, җылы котлау сүзләре юлланган. Тормыш юллары кыен булуга карамастан, бу гаиләләр тормышта очраган бик күп авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Хәзер балаларын тәрбиялиләр, гаилә кыйммәтләрен саклап, арттырып яшиләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International