Татарстанның бурычлы предприятиеләре хезмәт хакы өчен булган бурычларын 1 нче октябрьгә кадәр түләп бетерергә тиешләр

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Әлеге  йөкләмәне алар  социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышыннан соң алдылар.

Казан шәһәре, шулай ук Югары Ослан, Арча, Биектау, Мөслим муниципаль районнарының бурычлы предприятиеләре 1 октябрьгә чаклы  финанс мөмкинлекләреннән чыгып бурычларын каплап бетерергә тиешләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International