ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Экстремизмга - юк" айлыгы кысаларында  берничә чара уздырганнар. Әлеге чараларның максаты балалар һәм яшүсмерләрдә этник, конфессиональ күптөрлелекне уңай яктан кабул итү, башка мәдәниятләргә карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләүдән гыйбарәт булган.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Практик" Идел буе мәгариф инновацияләре үзәге" белән берлектә "Мәгариф процессы куркынычсызлыгын оештыруда яңа алымнар һәм Татарстан Республикасында  аларны чишү юллары" дигән темага семинар уздырганнар. 

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Статистик мәгълүматларга караганда, 16 нчы сентябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15140 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 7 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе һаман да 0,74% тәшкил итә.
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 48676  вакансия исәпләнә.  10 нчы сентябрьдән алып 15 нчы сентябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 4598  гә якын булган.
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада  районның 6 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан. 
Иртәгә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Украинадан килгән эшсез гражданнар өчен җирле предприятиеләр вәкилләре белән очрашу уздырачаклар. 

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Алабуга шәһәрендә "Һөнәргә кереш" дигән программаны ачу һәм тәкъдим итү тантанасы узачак.  Әлеге чара икътисадның реаль секторына кирәк булган һөнәрләр сайлауга, эшче һәм инженер һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. 

Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре (Яңа Савин районы)  "2013-2017 нче елларга Республикада балалар ихтыяҗлары өчен эшләр  стратегиясе" кысаларында спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырганнар.  

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында узган “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсы оештыру комитеты утырышында 2013 нче ел өчен конкурска нәтиҗәләр ясалды.

12
сентябрь, 2014 ел
җомга

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлмәт шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча “Радиоприбор” Әлмәт заводы” ААҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International