Катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итүhәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Волгоград урамы, 47 нче йорт адресы буенча 2014 нче елның 15 нче октябренә чаклы кабул ителә.
Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте. Татарстан Республикасында “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсын үткәрү өчен җаваплы вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.