ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Шушы көннәрдә Буаның "Гармония"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия сәркатибе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор  тарафыннан ведомствоара учетта торучы гаиләләргә рейд ясалган.  
Шушы көннәрдә "Гаилә"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Республика социаль программалар конкурсы эскперт комиссиясе утырышы булып узган. Әлеге конкурс Татарстанда балаларга карата көч куллану, мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән. 
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында узган “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсы оештыру комитеты утырышында 2013 нче ел өчен конкурска нәтиҗәләр ясалды. 
Бөгелмә "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү компекслы үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Ул гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган. 

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте.  Татарстан Республикасында “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсын үткәрү өчен җаваплы вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. 

Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  күчмә  офисы белгечләре районның 11нче, Бехтерев һәм Поспелов исемендәге гомуми белем мәктәпләренә барганнар. 

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында узган “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсы оештыру комитеты утырышында 2013 нче ел өчен конкурска нәтиҗәләр ясалды. 


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Статистик мәгълүматларга караганда, 9 нчы сентябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15147 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 205 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе тагын да кимеде һәм хәзер 0,74% тәшкил итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 3 нче сентябрьдән августтан алып 9 нчы сентябрьгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 124 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 61 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре квалификацияләр үстерү төбәк агентлыгы белән берлектә Бөгелмәнең 1 нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үзәктән тыш һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Бу көнне яшүсмерләрне "ТАТНЕФТЬ Бөгелмә механика заводы" ААҖнә экскурсиягә алып барганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International