Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Украинадан килгән эшсез гражданнар өчен чара уздырылачак

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Иртәгә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Украинадан килгән эшсез гражданнар өчен җирле предприятиеләр вәкилләре белән очрашу уздырачаклар. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, бу көнне төзелеш өлкәсенә караган белгечлекләр буенча барлыгы 50 вакансия тәкъдим ителәчәк.  Кайбер вакансияләрдә торак белән тәэмин итү дә күздә тотыла. 
Чара  14 сәгатьтә башлана. 
 Белешмәләр өчен телефон: 8(8555) 41-07-00, 42-68-00. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International