“Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы-2013” русиякүләм конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында узган “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсы оештыру комитеты утырышында 2013 нче ел өчен конкурска нәтиҗәләр ясалды. 
Конкурс нәтиҗәләре буенча 40 оешма җиңүче һәм призер дип танылса, 3 оешма иң югары бүләк - гран-прига лаек булды.
Призерлар рәтендә Татарстан Республикасы оешмалары да бар. Алар арасында - "Икътисад, идарә һәм хокук институты" (Казан). Аңа “Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар көчен арттыру” номинациясендә икенче урын бирелгән. Казанның вертолет заводы исә "Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар көчен арттыру” номинациясендә өченче урын яулауга ирешкән. 
Конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү  тантанасын агымдагы елның сентябрь аенда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россия өчьяклы комиссиясе утырышында уздыру көтелә. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International