Казанда хезмәтне саклау буенча семинар уздырылды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Практик" Идел буе мәгариф инновацияләре үзәге" белән берлектә "Мәгариф процессы куркынычсызлыгын оештыруда яңа алымнар һәм Татарстан Республикасында  аларны чишү юллары" дигән темага семинар уздырганнар. 
Семинар кысаларында  мәгариф учреждениеләрендә белгечләрне әзерләгән чакта, гадәттән тыш хәлләрне, юл-транспорт һәлакәтләрен  кисәтү барышында  хезмәтне саклау, психологик куркынычсызлык мәсьәләсенә игътибар юнәлтү, хезмәт законнарын саклау турында сөйләшү булган. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Казан(Идел буе) Федераль университеты, Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һ.б. министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашкан. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International